Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентларга яшәргә урын юк


Түрәләр Универсиада үткәрү уйлары белән йөргәндә, яңа уку елы башланганда кайбер уку йортлары студентлары тулай торакта үзләренә яшәргә урын таба алмый.

Еш кына түрәләр Казанны яшьләр шәһәре дип атый. Универсиада үткәрү хокукына ирешкәч, бу хис тагын да артты. Әлеге чара вакытында башкала читтән меңләгән студентны кабул итергә әзер булырга тиеш. Шул уңайдан инде бүген җитәкчелек төрле комплекслар, кунакханәләр төзергә керешмәкче.
Түрәләр шундый хыялый уйлар белән йөргәндә, яңа уку елы башланганда кайбер уку йортлары студентлары тулай торакта үзләренә яшәргә урын таба алмый. Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты студентлары шундыйлардан. Ел башында тырышып укыр урынына, аларның күбесе торак эзләү белән мәшгуль. Студентларга тулай торакларда урын җитми. 5 курста укучыларга бөтенләй бүлмә бирелмәскә тиешле икән. Студентлар бу мәсьәләдә административ хуҗалык буенча проректор Авзаловны гаеплли.
Студентлар уку йорты җитәкчелегенең бөтенесен дә тигез күрмәвен әйтә. Физик тәрбия, татар һәм рус филологиясе факультетлары деканнары ректор белән дус булу сәбәпле, биредә укучы студентларга мөнәсәбәт яхшы, ә башкаларга юк. Моннан тыш, Башкортостан, Чувашстан, Пермь, Киров өлкәләреннән килгән студентлар да әлегә тораксыз, гәрчә аларны яклап, Бөтендөнья татар конгрессы уку йорты башлыгына мөрәҗәгать итсә дә.
Торак мәсьәләсе белән бергә, ТДҺПУда белем ягы да сай була башлады, ди студентлар. Соңгы фәнни конференция, яисә иҗади фестивальне алар хәтерләми. Әлеге мәсьәләләр турында ректор белән сөйләшергә теләггән исә, уку йорты җитәкчелеген еш кына эш урынында тотып булмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG