Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Айк” АКШ ярына килеп җитте


Үтә дә күәтле “Айк” давылы Кушма Штатлар ярына – Техас штатына килеп җитте. Галвестон шәһәрендә 6 метрлы дулкыннар дамбаны ишкән һәм урамнарны су баскан. Техастагы 3 миллион тирәсе халык утсыз калган. Давыл белән бергә көчле яңгыр дәвам итә.

Сәгатенә 180 чакрым тизлек белән хәрәкәт итүче давылның нәтиҗәсе алдан ук бик куркыныч булачагы фаразланды. Хакимият 100 меңләп йортның су астында калуы мөмкинлеген әйтте. Миллионнан артык кеше яши торган җирләреннән күчерелде. Әмма араларында үз җирләреннән китәргә теләмәүчеләр дә бар

Кушма Штаталар дәүләт куркынычсызлыгы секретаре Майкл Чертофф бүген иртән давыл башланганчы яр буенда:

"Безнең ил кукыныч давыл кичерә. Бу уен уйный торган, ягъни давыл белән көрәшеп карау өчен уңайлы вакыт түгел. Бу үзегезнең һәм гаиләгезнең саклыгын алдан хәл итү вакыты", диде.

Хакимият тарафыннан кешеләргә күченү өчен 1 меңнән артык автобус бирелде. Техас штаты ярында су зур тизлек белән артты. Беренче чиратта куркыныч янаган Галвенстон шәһәреннән алдан ук дистәләгән мең кеше китте. Ләкин калучыларга зур куркыныч янавы әйтелде. Куркынычсызлык нисбәтеннән, Кушма Штатларның ярдагы сакчылары Галвестон, Хьюстон, Порт-Артур һәм Лейк-Чарльз портларын япты.

Илдә зурлыгы буенча дүртенче шәһәр булган Хьюстонда да җимерелүләр булыр дип фаразлана. Хьюстон өре нефть эшкәртү үзәге булып тора.

Кушма Штаталар президенты Джордж Буш инде Техаста гадәттән тыш хәл игълан итте. Давыл белән көрәш өчен акчалар бүленә.
XS
SM
MD
LG