Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбировны кысу уеннары


Башкортстан президенты хакимиятенең элеке рәисе, бүген Русия президентының эчке сәясәт идарәлегендә эшләүче Радий Хәбировка җинаять эше ачу тырышлыгы дәвам итә.

Хәбировка Башкорт дәүләт университетында хокук факультетын җитәкләгән елларында берәүгә 5 мең долларга диплом сату буенча җинаять эше ябылу белән, яңасын оештыра башладылар. Башкортстанның коррупциягә каршы комиссиясе аны җирле парламентка депутат мандаты сатуда гаепләде. Комиссия моны оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенә сылтап хәбәр итте.

Шул хәбәр булу белән, либерал демократлар фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесенең элекке урынбасары Вадим Садыков сенсацияле белдерү белән чыкты. Ул үзеннән оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсендә көчләп Хәбировка каршы күрсәтмәгә кул куйдыруларын белдерде.

“Миңа коммунистлардан Одеговны парламентка үткәрү өчен Радий Хәбировка 2 миллион сум акча бирүем, шуның 1 миллионы прзидент хакимиятенең эчке сәясәт идарәлеге башлыгы Урал Хәсәновка тәгаенләнгәнлеге әйтелгән алдан язылган документ бирделәр. Шуны кулдан күчереп язып, имза куярга куштылар.

Мин моның чынбарлыкка туры килмәвен белдергәч, башыма һәм гәүдәмә суга башладылар. Бер тәүлек йокларга ирек бирмәделәр. Фатирыма наркотиклар һәм террорчыл китаплар ташлап, җинаять эше ачу белән куркыттылар. Хәтта гарип әтиемне кулга алу күрсәтмәсенә кадәр күрсәттеләр. Шуннан мин ул документка кул куярга мәҗбүр булдым”, диде ул.

Вадим Садыков документка кул кую белән иреккә чыгарылган, чыгу белән бу хакта Русиянең генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.
XS
SM
MD
LG