Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый очрашулар сак астында


ТИҮ бинасы сак астында. Моңарчы анда вахтада татар апалары тора иде. Сак Хәтер көне узганчы булачак.

Иҗтимагый җыелышлар һәм мәдәни очрашулар уза торган бинада очрашыр өчен рәсми рөхсәт кирәк булачак, дип татар конгрессында эшләүче аноним чыганак әйтте. "Бина безнеке, анда тәртип булырга тиеш", дип саный ул.

Сакчылар халыктан саклар өчен ялланган

Юныс Камалетдинов бинадан читләштерелә.

Сакчылар "Астра" оешмасыннан 12 үктәбер көненә кадәр бинаны килүче яшьләрдән, кешеләрдән саклап торырга ялланган. Сакта торучы "Азатлык" хәбәрчесенә, "техник сәбәпләр аркасында" бина ябылып торыла, дип тә белдерде.

Бюджет хисабында утыручы бинаны шулай иттереп анда аек очрашулар ясаучы үзфикерле халык агымыннан туктатып торачаклар.

Төп сәбәп нәрсәдә?

Бу бинада соңгы айда “Шәрык” клубы очрашулары, яңа оешучы татар журналистлары клубы һәм Хәтер көнен оештыру комитеты чаралары узып торды. Бинага көчәйтелгән сак куюга соңгысы төп сәбәп булгандыр, дип Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре әйтә. Җитәкчеләре Юныс Камалетдинов: "Безне шулай иттереп Хәтер көнен ясаудан тыярга телиләр", диде.

Хәтер көнен оештырырга алынсаң


Юныс Камалетдинов һәм активист Айрат Хәтмулла бинага кеше күп килә башлавы, Хәтер көненә ныклы әзерлек башлану конгрессның, аерым алганда шунда эшләүче Тәлгать Бариевның ачуын чыгарды, дип исәпли. Бариевне “эшләми торган”, рәсми хакимияткә "якын торган" ТИҮ җитәкчесе, дип атыйлар.

Сакчылар бина хуҗасы итеп Тәлгат Бариевне әйтте.

Тәлгать Бариев исә киресенчә, каршы якны "шайка" дип атый. Бина да Хәтер көненә кадәр ябылып торылачак, ди. Аннары да бинага “фейс контроль” белән кертәчәкләр, ди ул.

Хәтер көнен рәсми рәвештә теркәлмәгән ТИҮ (Юныс Камалетдиновлар тарафы) оештыра алмый, ди Тәлгать Бариев. Ә рәсми теркәлүе булса да "активистлары булмаган һәм эше күренмәгән" Тәлгать Бариев ТИҮсе Хәтер көнен үзе генә ясый алырмы? Юк. Быелгы Хәтер көнен 2008 елда узган өченче форумыннан соң активлаша башлаган Татар яшьләре форумы оештырачак, ди ул.

Бина бурычлардан котылып саклап калынган

Бу бинага 2007 елда да Бөтендөнья татар конгрессы узган вакытта кораллы сак куелган иде. Элек ТИҮ бинасы буларак билгеле булган бина бүгенге көндә “Казан” милли мәдәни үзәге карамагында, ди Тәлгать Бариев. Бариев, алар карамагына күчереп кенә бинаны бөлгенлектән һәм бурычлардан коткарып, исән-имин саклап калып булды ди. “Казан” үзәгенең дә, татар конгрессының да җитәкчесе булып Татарстан депутаты, "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте вәкиле Ринат Закиров эшли.

Конгресс белән милли хәрәкәт

Татарларны Казанга җыеп бәйрәмнәр һәм фикер алышуларны еш ясаучы конгресс һәм Казанда татарлык юкка чыгарыла дип пикетлар, даими кыю белдерүләр ясаучы милли хәрәкәт арасында уналты еллык каршылык бар. Ул 1992 елдан ук барлыкка килгән. Милли хәрәкәт үзен кизүгә алу яки юкка чыгару өчен конгресс оештырылды, дип әйтә килде. Тик соңгы елларда милли фикерле Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков кебек аерым авторлар белән татар конгрессы тыгыз хезмәттәшлектә тора. Шуңа күрә аның каршылыгы һәр милләтчегә яки милли фикер ияләренә дә кагылмый.

Ә даими эшләп һәм халык фикерен җиткереп торучы хәрәкәт юлбашчысы Юныс Камалетдинов исә "кадерсез" булып чыккан. Татар конгрессы җитәкчеләрен ачык сәясәт ясамауда, латиница яки милли мәгариф кебек әйберләрне аяк терәп саклап калу өчен көрәшмәүдә, урамнарда өшеп пикетлар ясаучыларга карата шәфкатьсезлек күрсәтүдә гаепли. "Ә безгә ярдәм итү мөмкинлекләре бар, аларның эше шул бит", ди ул.

Урамда фикер белгерткән апалар урамда калды.

Бүген конгресста эшләүче Тәлгать Бариев исә Камалетдинов ягын "имансызлыкта" гаепли. Бариев Камалетдинов тарафдарлары милләтпәрвәр Рәшит Ягъфәровны мәхкәмәләргә йөртеп хаста ясадылар, дип тә уйлый.

Башка очрашулар?

Пәнҗешәмбе көнне ТИҮ бинасында "Шәрык" клубы җыела. Активистларын кертерләрме, иртәгә күренер. "Без барыбер киләбез", ди Наил Нәбиуллин. Ә якшәмбе көнне шул ук бинада татар журналистлары клубы җыелышы да булачак иде. Анысын Журналистлар йортында күчерделәр кебек, ди Тәлгать Бариев. Ул клубны оештыручы Искәндәр Сираҗи белән исә тоташып булмады.

ТИҮ бинасы

XS
SM
MD
LG