Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Матбугат" клубына җитәкче


Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров.
Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров.

Татар журналистлары оешмасы җитәкчелеген Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәровка алырга тәкъдим иттеләр.

Кертелми дисәләр дә, керттеләр

“Азатлык” алдан хәбәр иткәнчә, Казанда татар журналистлары яңа оешмага берләшә. Якшәмбе көнне алар кабат очрашты. Алдан ала оештыручылар гауга көткән иде. Чөнки Тәлгать Баирев аларны татар иҗтимагый үзәге бинасына кертмәячәкләрен әйткән иде. Тик көтелгәнчә килеп чыкмады, алар иркенләп бинага керде, очрашты һәм сөйләште. Араларында хәтта татар түрәләре тамагына кылчык булган Ирек Мортазин да бар иде. Искәндәр Сираҗи: “Кертмәсләр иде, курыктылар”, дип аңлатты.

“Матбугат” дип атала

Каләм ияләре узган утырышта аның исемен “Матбугат” дип куярга килештеләр. Бу эшне кыюлыгы һәм рейтингы белән билгеле Искәндәр Сираҗи башлап йөрсә дә, җитәкче итеп ул яшьрәк кешене куярга тәкъдим итте. Илфат Фәйзрмахмановны да юлбашчы итеп күрүчеләр бар. Ә очрашуда яңа оешучы журналистлар клубы яки оешмасы юлбашчысы итеп Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров кандидатурасы тәкъдим ителде.

Җитәкче булып Данил Сәфәров тора

Данил Сәфәров гади генә журналист түгел. Ул билгеле мөхәррир дә. Бүген исә татар матбугатчыларын монитор янында туплап тора. Тик оешманың рәисе дә, структурасы да, киләчәктәге эш принциплары да төгәл итеп чишелеп бетмәгән әле. Данил Сәфәров җитәкче (туплаучы, идарәче) вазифасын әлегә башкарып кына торачагын әйтте. “Башта эшләп күрсәтик әле, аннары ничек эшлисен вакыт үзе күрсәтер”, диде ул.

Калыпсыз, кысасыз

Очрашуда рәиссез, теркәлүсез эшләүне хуплаучылар бар иде. Әйтик Илфат Фәйзрахмановны “Шәрык” клубы эшчәнлеге рухландырган. Аларның кысаларсыз, катгый калыпларсыз эшләвен ул үрнәк итеп алырга кушты.

Искәндәр Сираҗи клуб яки оешмага яхшы журналистларны сайлап кына алырга кирәк ди. Ә Илфат Фәйзерахманов исә яхшыдан битәр, эшләргә теләгән кешләрне тупларга кирәклеген әйтә. “Журналистларның яхшы яки начар булуын укучы гына билгели ала”, диде ул.

Ирек Мортазин Валдай клубын искә төшерде

Утырышка Ирек Мортазин да килгән иде. Ул да сүз алып башкалар тәҗрибәсенә игътибар юнәлтте. Әйтик “Казанская трибуна” клубыннан Рәшит Әхмәтов үз фикерен бар кешенеке итеп бирә, дип зарланды. Ул, Валдай клубы тәҗрибәсендә, белемле яки кызыклы кешеләрне тупларга, әмма берсенә дә клуб исеменнән чыгыш ясау хокукын бирмәскә кирәктер, дип уйлый.

Очрактан файдаланып, Ирек Мортазиннан Татарстан президенты сәламәтлеге хакындагы имеш-мимешләр турында да сораштылар. Ирек Мортазин, җавап итеп аларның үзенә сорау бирде. Ник Татарстан илбашы ял итүдән соңга калып кайткан, ник Казахстанга очрашуга бармаган һәм башкалар? Мортазин сорауларның ачык калуын әйтте.

Матбугатчылар үзара, Мортазин килүе – төп сенсация ахрысы монда, дип тә сөйләшеп алды. Бер ише, Казан кирмәне дошман күргән Мортазин белән булышкан өчен алдан-ала койрыкны кисмәсләрме инде, дип тә сыкранып алды.

Киләсе очрашу

Клуб кешеләре арасында сәясәттән качарга теләүчеләр булса да, алар Хәтер көнендә кабат очрашырга булдылар. 12 үктәбер көнне кабат киләчәктә ни эшләргә, дип баш ватачаклар.

XS
SM
MD
LG