Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядән кыйналучы 191 мең сум дәгъвалый


Казанда 23 яшьлек Руслан Галләмов шәһәрнең Вахитов районы милиция хезмәткәрләре тарафыннан канунсыз рәвештә тоткарлануы һәм кыйналуы өчен мәхкамә аша шәһәр хакимиятеннән 191 мең сум компенсация таләп итә.

2006 елның сентябрендә Галләмовны һәм аның 2 иптәшен урамда милиционерлар туктатып үз бүлекчәләренә алып киткән.
Аларны 3 көн буе ябып тотып кыйнаганнар.

Узган җәйдә мәхкамә бу гамәл өчен 4 милиция хезмәткәрен 3-әр елга төрмә җәзасына хөкем итте.
XS
SM
MD
LG