Accessibility links

Төбәк сайлауларында "Бердәм Русия"леләр җинеп бара


“Бердәм Русия” фиркасе илнең биш төбәгендә якшәмбе көнне үткән сайлауларда күпчелек тавыш казанды. Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Валерий Крюков әйткәнчә, барлык шәһәр башлыгы сайлауларында “Бердәм Русия” фиркасе нәмзәтләре җиңде. Төбәк парламентларына шулай ук КПРФ, ЛДПР, “ Гадел Русия” фиркаләреннән дә кандидатлар сайланган. Үзәк сайлау комиссиясе, сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итә алырлык, җитди канун бозурлар булмаган, дип хәбәр итте.

Парламент сайлаулары Чечня, Байкаларты төбәге, Иркутски, Кемерово, Сахалин төбәкләрендә үздырылды. Шулай ук Хабаровски, Магадан, Ставрополь, Вологдада шәһәр башлыклары сайланган. Русиянең 77 төбәгендә бу якшәмбе көнне төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтте, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG