Accessibility links

Ак канат. Кара канат


Авиация сәнәгате өлкәсендә алга китешләр булса да, “Казан” һава аланы финанс кризис йогынтысын кичерә.



Казанда "Кара канат" чыгару турында уйлыйлар


Күп кенә еллар Казан үзенең Горбунов исемендәге авиа сәнәгать берләшмәсе белән авиация өлкәсендә дан тотса да, соңгы елларда бу абруй төшә бара. “Казан” һава аланына да күп еллар тәнкыйть ишелеп, җылы җилләр әле генә исә башлады. Янәсе Универсиадага һава аланы Европа таләпләренә туры китерелеп ясалачак. Әмма монысы башка кыйсса.

Соңгы көннәрдә билгеле булган бер хәбәр авиация өлкәсен җанландырып җибәрер булса кирәк. Узган атна ахырында билгеле булганча, Казанда очкычларга композит җиһазлар җитештерү ширкәте ачмакчы булалар. Биредә нанотехнология кулланып, очкычларның канатлары нык пластиктан җитештереләчәк. Әлеге ширкәтне булдыру проекты якынча 400-700 миллион евро бәяләнә. Төзергә дигән карарга киленсә, ширкәт 2012-2013 елларга эшли башлаячак дип планлаштырыла.

Бүгенге көндә Русиядә җитештерелә торган очкычлар 80% авыр металлдан эшләнә, шуңа күрә дә ул ягулык күп яга, кулланылышта кыйбатка төшә. Чит илдә җитештерелүче “Боинг”, “Эйрбас”ларның 80% исә нанотехнологияләр кулланып ясалган. Бәяләре кыйбат булса да, алар куллануда арзаныракка төшә, шуңа күрә дә күпләр аларга өстенлек бирә.

Русиядә исә пластмасс канатлы очкыч МС-21 булачак. Аның техник исеме “Кара канат”. Ул 150-200 пассажир сыйдырырга сәләтле. Бүгенге көндә мондый очкычлар җитештерүче ширкәт Иркутскта бар инде. Икенче ширкәт исә өч шәһәрнең берендә төзеләчәк. Бу исемлектә Казан белән беррәттән Воронеж, Ульян һәм Мәскәү асты шәһәрләре көч сынаша.

Авиация сәнәгате белгечләре исә нык пластмасс канат кую 65 тонналы очкычның авырлыгын 1 тоннага киметә, ди. Очкычның эшләү дәверендә 1 килограмм авырлыкның 30 мең доллар чыгым китерүен исәпкә алганда, 1 тоннага җиңеләю бу шактый табыш китерәчәк. Өстәвенә, нанопластмассны белгечләр, хәзер кулланыла торган дюраллюминийдан шактыйга ныгырак, ди.

Әлеге проектның бар яктан да камил булуына экологлар фикере генә комачаулый. Заманында полиэтилен уйлап чыгару һәм аны юкка чыгару проблемасы, кешегә экологик яктан зур зыян салганын искә алып, алар пластмасс канатлардан да шикләнүләрен белдерә.

“Sky Express” ширкәте Татарстан базарыннан чыкты

Аның каравы, авиация сәнәгатендә кәефләр күтәренке булуга карамастан, финанс кризис сәбәпле, Казан һава аланы кайбер югалтулар кичерә. 20 октябрьдән халыкта иң арзан очу юлларын тәкъдим иткән авиаширкәт Sky Express Казан авиация базарыннан китте. Моннан берничә ай элек Казаннан шулай ук “КрасЭйр”, “Бөгелмә авиаширкәте” дә киткән иде.

“Sky Express” исә Татарстан базарында 9 ай гына эшләвенә карамастан, 35 мең кешегә хезмәт күрсәтеп, Казан һава аланы белән кулланучыларның санын 10% арттырырга өлгергән.

“Sky Express” вәкилләре Татарстан базарыннан китүне, беренче чиратта кышка таба очкыч белән кулланучыларның саны кимү һәм финанс кризис белән бәйли. Белгечләр исә, биредә кайбер сәяси мәсьәләләр дә катнашкандыр, дип фаразлый. Ничек кенә булмасын Казан һава аланын исә бу югалту әллә ни борчымый. Инде бүген ул “Sky Express”ны алмаштыра алырдай “Авианова” ширкәте белән сөйләшүләр алып бара. Уртак телгә киленсә, әлеге ширкәт 2009 елның февраленнән Казаннан Мәскәүгә үз рейсын булдырачак.

Һава транспорт агентлыгы җитәкчесе Азамат Сабиров исә, авиаширкәтләрнең Татарстан базарыннан китүенең сәбәбен беренче чиратта финанс кризис белән бәйли. Нефть бәясе төшә дип сөйләнсә дә, ягулык бәясе төшми, киресенчә элек ягулык өчен өлешчә түләп булса, хәзер очканчы ярты бәясен түлисе бар. Моңа өстәп искергән очкычларны яңартырга кирәк. Чит ил очкычлары ватылган очракта, аларга күп айлар запас частьләр көтергә кирәк, җитмәсә бу җиһазларга таможня пошлиналары югары. Шуңа күрә дә күп кенә ширкәтләр бүгенге көндә рейсларны кыскартырга мәҗбүр.

Казан һава аланының тулаем хәленә килгәндә исә, 2008 елда узган ел белән чагыштырганда кулланучылар саны 30% артып, якынча 600 мең кеше тәшкил итә. Аларның 255 меңе ерак чит илләргә, 347се Русия җирлегендә очучылар.

XS
SM
MD
LG