Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафины “СССР” мөфтиләре белән очраштырганнар


1969 елдан бирле Либиядә идарәдә утыручы Каддафи.
1969 елдан бирле Либиядә идарәдә утыручы Каддафи.

Каддафи белән очрашуда булып Казанга мөфти ярдәмчесе Вәлиулла Ягъкуб кайтты.

Русиягә сәфәр килгән Каддафи белән очрашуга элеккеге СССР җирләрендә мөфти булып эшләүчеләрне дә җыйганнар иде. Либия "патша"сы аларны Русия белән берләшеп хезмәт итәргә чакырган. Бу турыда Татарстаннан очрашуда катнашкан Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб Азатлык хәбәрчесенә сөйләде.

Мәскәүдә “Президент-отель”дә узган очрашуда Белорусия, Үзбәкстан, Таҗикстан кебек илләр һәм Русиядән 400ләп мулла яки мөфти катнашкан. 1969 елдан бирле Либиядә идарәдә утыручы Каддафи динчеләрне Русия дәүләтенең “кадерен белеп”, берләшеп хәрәкәт итәргә чакырган. "Русиядән читләшмәгез, бүленмәгез" дип өйрәтте, ди Вәлиулла хәзрәт.

Хәзер Либия, дөньяга ачылу сәясәте алып бара. Каддафи шул уңайдан Европа Берлеге, Франция, Италия белән мөнәсәбәтләрен яхшыртты. Ә менә АКШ демократиясе шикле булган шәхес культы белән якынаерга ашыкмый. Шул уңайдан, Либия хәзер Русия белән якынаерга тели дигән фаразлар бар. Русия үзе дә җылылык күрсәтә: аның да Либия бурычларын кичерүе билгеле.

Ә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин журналистларга Каддафине Русия һәм гарәп-мөселман дөньясы белән “чираттагы күпер” коручы дип бәяләгән.

Мөгаммәр Каддафи шул ук вакытта күзәтүчеләр һәм тарихчылар өчен бер серле җитәкче булып кала. Берәүләр аңа 70, икенчеләре 66 яки 64 яшь ди. Аны фәкыйрь көтүче гаиләсеннән чыккан дип уйлаучылар да, "затлы" һәм хәлле кеше баласы дип санаучылар да бар.

Тышкы кыяфәте, стиле, буяган чәчләре дә аны сәяси лидердан битәр, картаерга теләмәүче поп-йолдызга да ошата. Ә татар галимнәреннән аның фикер сөрешенә дә игътибар итүчеләр бар. Алар Каддафига "өченче юлны" Мирсәет Солтангалиев, аның ислами социализмны күрсәткән дип ышана. Каддафи үз юлын "Яшел китап" дигән китабы аша аңлата.

XS
SM
MD
LG