Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Һизб ут - Тәһрир” әгъзалары хөкем ителде


Башкортстанда тагын да берничә кеше, “Һизб ут-Тәһрир” оешмасы белән бәйләнештә булуда шикләнелеп, хөкем ителде.

Бу юлы Баймак һәм Сибай шәһәрләрендә яшәүче өч кешегә хөкем карары чыгарылды. Баймак шәһәре хакиме карары белән 26 яшьлек Айнур Сәгадиев 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук аның белән бергә эшләгән дип шикләнелүче 32 яшьлек Алексей Путинцев шартлы рәвештә 8 айга һәм 29 яшьлек Айнур Байсуаков шулай ук шартлы рәвештә 1 елга хөкем ителгән.

Шулай итеп, Башкортстанда соңгы ике айда гына да “Һизб ут-Тәһрир” оешмасы белән бәйләнештә гаепләнгән 10 кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Элегрәк Дәүләкән шәһәре мировой судьясы карары белән, шушы шәһәрдә яшәүче 26 яшьлек иргә бер елга һәм аның тарафдары булган тагын өч кешегә карата яртышар елга шартлы рәвештә хөкем карары чыгарылган иде.

Башкортстанда былтыр һәм быел гына да дистәләрчә мөселман дин әһеле йортларында һәм фатирларында тикшерүләр һәм тентүләр оештырылган иде. Дәүләкән, Мәләвез, Стәрлетамак, Баймак, Сибай шәһәрләрендә яшәүчеләр “Һизб ут-Тәһрир” оешмасы белән бәйләнештә булуда шикләнелде. Дистәгә якын кеше кулга алынып, тикшерү бүлегенә ябылды.

Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов әйтүенчә, республика мөселманнары традицион ислам динен тота, ә радикаль “Һизб ут-Тәһрир” оешмасы идеяләре читтән кертелә. “Бу мәзһәбкә, гадәттә, ялгышлык белән, әле үз фикерләре ныгынып бетмәгән яшьләр җәлеп ителә”, ди ул.

Ләкин хөкемгә тартылучыларның күбесе үз гаепләрен танымый. Алар канунга каршы берни дә эшләмәүләрен, ә бары тик ислам гыйбадәтләрен үтәүләрен генә әйтә.
XS
SM
MD
LG