Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер җенесле гаиләләргә рөхсәт юк


Бер җенесле гаиләләр төзүне канунлаштыру өчен көрәшүче Эдвард Мурзин белән Мәскәүдә нәшер ителүче “Квир” журналы мөхәррире Эд Мишин әлеге мәсьәләдә мәхкәмәләшү юлына баскан иде.

Русия мәхкәмәләрендә уңышка ирешә алмагач, алар Страсбург мәхкәмәсенә бирде. Ниһаять, халыкара мәхкәмә бу эшне карап, аларның соравын канәгатьләндермәгән. Мәхкәмә Русиядә бер җенесле гаиләләрне теркәмәү Европаның кеше хокуклары Конвенциясенә каршы килми дигән карар чыгарган.

Эдвард Мурзин, шулай булуга карамастан, көрәшне туктатмаячакларын белдерде. Аның сүзләренчә, бу кеше хокукларын бозу булып тора, моның аркасында бик еш каршылыклар килеп чыга.


XS
SM
MD
LG