Accessibility links

Бахминаны ярлыкауны сорыйлар


"ЮКОСның" элекке юристы Светлана Бахмина адвокатлары Русия президенты Дмитрий Медведев исеменә ярлыкау сорап яңа хат җибәрде. Хат җәзаларны үтәү идарәсе һәм аның Мордовия бүлегенә җибәрелгән.

"Коммерсант" басмасы язуынча, Бахмина Мордовиянең Явас авылы хастаханәсеннән чыгарылган. Анда ул баласын табарга тиеш иде. Басма хәбәрчесе Бахминаның туганы булып хастаханәгә шалтратып аның хәлен белешкәч, анда табиплар Бахмина исемле кешенең булмаганын әйткән. Светлана Бахминаның кайда булганы сер итеп тотыла.
XS
SM
MD
LG