Accessibility links

Мумбай һөҗүмнәрендә йөздән артык кеше үлде


Һиндстанның Мумбай шәһәрендә кораллы сугышчылар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 100-дән артык кеше һәлак булды, 300-ләп кеше яраланды.

Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сиң Мумбай (элекке Бомбей) һөҗүмнәре өчен җаваплыларны җәзалау өчен зарур булган барлык чараларны кулланырга вәгъдә итте.

101 кешенең үлеменә һәм 300 кешенең яралануына китергән һөҗүмнәрдән соң Сиң телевидение аша чыгыш ясап барлык һиндларны бердәм булырга чакырды.
Һиндстан халкы премьер Сиң мөрәҗәгатен карый

Сиң һөҗүмнәрнең илдән читтә әзерләнгән булуын әйтте һәм Һиндстан үзенә һөҗүм итүче сугышчыларны сыендырган күршеләренә түзеп тормыячак диде.

Бер кунакханәдә дистәләрчә тотык сугышчылар кулында кала.

Полиция белдерүенчә, бу һөҗүмнәрдә 81 һинд, 6 чит ил ватандашы, 14 полиция хезмәткәре һәм террорчы дип шикләнелгән 4 кеше һәлак булган. Террорчы дип шикләнелгән 9 кеше кулга алынган.

Һинд полиция хезмәткәре һөҗхм итүчеләрне күзәтә
Автоматлар һәм гранаталар белән коралланган кешеләр чәршәмбе 7 урынга, шул исәптән 2 кунакханә, 1 тимер юл вокзалына һәм 1 хастаханәгә һөҗүм итте.

Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны бик үк мәгълүм булмаган Деккан Мөҗәһетдин мөселманнар төркеме үз өстенә алды.

Шаһитләр әйтүенчә, кораллы кешеләр беренче чиратта британнар белән американнарны тотык итеп алырга тырышкан, әмма алар кулына башка илләр ватандашлары да эләккән.

Дөнья җитәкчеләре, шул исәптән АКШ президенты Джордж Буш, президент итеп сайланган Барак Обама, Русия президенты Дмитрий Медведев һәм башкалар бу һөҗүмнәрне хөкем итте.
XS
SM
MD
LG