Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга бер гозер


Миллионнарча кешеләр Путинга биргән сорауларның күбесе шәхси проблемаларны хәл итү, эш хаклары, хезмәт урынын югалту, акча җитмәү турында иде.

Игезәк балалар туган очракта аларның берсенә дә Путин тәгаенләгән 250 мең сум түләү канунга сыймый икән. Бары тик бер бала туганнан соң икенчесен табарга карар иткәндә киләчәктә өстәмә түләү вәгъдә итү демография хәлен яхшыртырга тиеш. Әмма агымдагы тормышта яңа туган балалар аякка басканчы өлкәннәргә дөнья көтәр өчен шартлар кирәк. “Бердәм Русия” фиркасенең җитәкчесе-хөкүмәт башлыгы барлык халыкны да канәгатьләндерерлек чаралар күрә алмаганын таныды.

Авылда әбисенең пенсиясенә яшәүче Даша Варфоломеева исемле кыз Путиннан яңа елга күлмәк алырга ярдәм итүен сорады. Аерым кешегә чыгарма рәвешендә ярдәм итәргә Путинның һәм аның фиркасенең көче җитәр. Ул Даша кебекләрне канәгатьләндерү өстендә зурлар эшләргә тиешлеген әйтсә дә, бу эшнең мөмкин түгеллеге ап-ачык иде. Шуңа күрә Владимир Путин Дашаны яңа елга әбисе белән бергә Мәскәүгә кунакка килергә чакырды.

“Мин сине, апаңны һәм әбиеңне барыгызны да Мәскәүгә чыршы бәйрәменең берсенә чакырам. Ә бүләкләр белән монда килгәч килештерербез”, диде Путин.

Димәк, очын-очка ялгап, яңа күлмәк турында хыялланучы Даша Варфоломеева Мәскәүгә барып Путиннар гаиләсе кунагы булмаса да, тиешле ярдәмне һәм үзе хыялланган матур күлмәкне, һичшиксез, алачак. Элекке президент, хәзерге премьер-министрның мәрхәмәтле булуы өчен рәхмәт әйтеп бу турыда мәгълүмат чараларында хәбәр таратырга да җае чыгар.

Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә - Ирек мәйданы, университет һәм Динамо стадионы тирәсендәге Галактионов урамында яшәүчеләр радио аша Путинның Даша Варфоломеева белән сөйләшүен ишеткәч бик сөенде. Бөтен Русия күләмендә муллык һәм тәртип кайчан булачагына өметләр юк, ә менә аерым бер ятим бала хөкемендәгеләргә хакимият фиркасенең мәрхәмәте дә һич комачауламас иде.

Галактионов урамы
Галактионов урамы ярты чыкрымнан да кыскарак һәм ул Ленин бакчасы тукталышыннан текә тауга күтәрелеп, Тинчурин театры, Горький музее, Динамо стадионы, Татарстан президентының торак фонды урнашкан биналарга килеп чыга. Иң мөһиме бу урам “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге урнашкан 3 катлы борынгы бинаны Ленин бакчасы белән бәйли. Менә шушы тар гына урам буйлап шәхси машиналарда, халыкны ташучы газель һәм кызыл төстәге галәмәт зур автобуслар үрмәли.

Галактионов урамының ике ягына да куелган машиналар төзелгәнгә, каршы килүче машиналар бер-берсен үткәреп җибәрә алмый интегә. Ләкин монысы гына әле зур бәлә түгел. Кайвакытта Ленин бакчасыннан өскә таба хәрәкәт итүче машиналар күбрәк булып каршы яклар бөтенләй тыкрыкка борынын да тыга алмый.

Иң яманы шәһәрнең нәкъ үзәгендә мәшхүр Кеккин йорты, хөкүмәтнең үз хезмәткәрләре өчен төзегән ике торак бинасы урнашкан урында машиналар күчәренә кадәр чокырга баталар. Су астындагы тирән чокырны күрмичә килеп “абынган” кечерәк машиналар туктап артка чигенә, зур кытай автобусларының төбе җиргә тиеп, алга яки артка китә алмый газапланалар.

35А автобусы
35А, 103нче автобуслар нәкъ шушы юлдан үткәнгә пассажирлар бу хикмәтле урамны үз күзләре белән күрә. Башкалар белән бергә алар да танклар йөри торган махсус полигонга ошаган урамны үтеп чыгу өчен кыйммәтле минутларын югалта.

Халыкара форумнар, конгресслар үткәрә торган гүзәл шәһәрнең уртасындагы чокырларга асфальт булмаса вак таш тутырмыйлар?! Монда яшәүчеләр һәм үтеп йөрүчеләр моның серен аңламый. Озакка сузылган шушындый шаккатыргыч маҗара бары тик “Бердәм Русия” һәм аның җитәкчелеге генә хәл итә алыр иде.

Район–шәһәр, республика хакимиятләре шушы тирәдә яшәп һәм моннан үтеп йөргәч, алар бу мәшхәрне көн саен күрә. Әмма Универсиадага әзерлек мәшәкатьләре белән җитәкчеләрнең шәһәр үзәгендәге бу хәлләргә кулы җитмидер инде. Төрле җирләргә мөрәҗәгать иткән казанлылар бу төенне бары тик хакимият һәм Путин фиркасе генә чишә ала дип өметләнә. Мохтаҗларга дарулар таба, әллә кайларга юллар сала торган “кешелекле” партия бит ул. Нишләп инде шундый күәтле һәм шәфкатьле фирка һәм аның җитәкчесе шуны да булдырмасын.
XS
SM
MD
LG