Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть акчаларын “савалар”


Ягулык-энергетика тармагы җитәкчеләренә җинаять эшләре кузгатылып торганда, түрәләр үз акцияләре табышларын тизрәк алып калырга тырыша.

Быел Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган 6 ширкәтнең 9 ай йомгаклары буенча гына да 14,5 миллиард сум күләмендә дивидендлар түләргә җыенуы турында иглан ителде. Бу исә шушы ширкәтләрнең саф табышының 50 проценты күләмен тәшкил итә. Хәзерге икътисад төшенкелеге вакытында каян килеп чыкты икән мондый юмартлык? Шушы сорау белән без республикадагы киң билгеле галим Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать иттек.
“Ел азагында Башкортстан ягулык ширкәтләре “Система” компаниясе карамагына күчерелә. Шуңа кадәр Башкортстандагы акционерлар мөмкин хәтле табышны эләктереп калырга тырыша”, диде ул.
Быел 30 декабрьдә Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләр җитәкчеләре үзләренең уртак киңәшмәсен үткәрә. Анда бу тармакның федераль милеккә күчерелүе мәсьәләләре тикшереләчәк, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG