Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис һәм сайлаулар


Тәүзих Гилманов
Тәүзих Гилманов

"Хәзер халык урамга чыгарга, хокукларын таләп итәргә курка", ди КамАЗда бәйсез профсоюзлар оештырган Тәүзих Гилманов.

“Хәзер ике генә юл бар. Хәкимият вәзгыятьне яхшырта яки халык урамга чыгачак. Халыкны урамга чыгып социаль каршылыкны оештыручы көчләр булса, аларга 2009 елның мартында Татарстан парламентына килергә мөмкинлек туа”, дип саный 1990-94 елларда Чаллыда, КамАЗда бәйсез профсоюзлар оештырып, аның рәисе булган Тәүзих Гилманов.

Ярты айлык ялдан соң 9 декабрдә КамАЗ тагын эшли башлады озакка түгел кебек. 19 декабрдән эшчеләр тагын озак ялга китә. Бу юлы 10 гыйнварга кадәр. Ширкәт эшчеләре өчен вәзгыятъ шактый катлаулана. Мондагы кешеләрнең кәефләре ничек, өметләре нинди? Бу сорауга Тәүзиз Гилманов болай дип җавап бирде:

“Озакка сузылган яллар эшчеләрдә төшенкелек уята. Хәзер инде алга таба ничек яшәрбез, ничек яңа елга керербез, бурычларны ничек түләрбез, халык шул турыда уйлый. Сөйләшүләр шушы турыда гына. Бу вәзгыятьнең 90 еллар белән чагыштырам. Ул чорда илдә демократия дигән нәрсә бар иде. Милли хәрәкәт, төрле фиркәләр, пикетлар, митинглар уздырдык. 2000 ел башыннан экстремизм белән көрәшәбез дип, демократияне бетерделәр.

Хәзер халык урамга чыгарга, хокукларын таләп итәргә курка. Чөнки социаль каршылып китереп чыгаруда җаваплылык каралган. Моны экстремизм белән бәйләргә мөмкиннәр. Халыкны урамга алып чыгучы фиркә, оешмалар да күренми. Ләкин мондый вәзгыятъ гел булып тора алмый, нинди дә булса чишелеш булырга тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG