Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК нефть чыгаруны киметү турында килеште


Алжирның Оран каласында узган саммитта ОПЕК илләре вәкилләре нефтьне чыгаруны көненә 2.2 миллион мичкә киметү (8%) турында килеште. Бу дөньяда нефть бәясенең төшә баруын туктату өчен эшләнә. 1982 елда нефть чыгару квоталары билгеләнгәннән бирле оешманың чималны бу кадәр аз күләмдә чыгарганы булмады.

Июль аенда бер мичкә нефть 147 долларга җиткәннән соң, сишәмбе көнне аның бәясе 43 доллардан да түбән төште.
XS
SM
MD
LG