Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Чаллыда булып китте


Җомга көнне Чаллыга Русия премьер-министры Владимир Путин килде. Путин, Русиядә җитештерелгән машиналарны Ерак Көнчыгышка китерү өчен юл чыгымнарын хөкүмәт үз өстенә ала, дип белдерде.

"КАМАЗ" 23 декабрьдән 2009 елның 19 гыйнварына кадәр машина чыгаруны туктатып тора, эшчеләр ялга җибәрелә. Җитештерүне туктату дөньяда йөк машиналарының сатылмавына бәйле.

"КАМАЗ" матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ширкәтнең максаты - саклагычларда җыелган машиналарны сатуга чыгару. Яңа машиналарны сату яңа елның беренче кварталы азагында гына җанланыр, дип фаразлана. Ширкәттә кабул ителгән план нигезендә киләсе елда "КАМАЗ" 47 мең йөк машинасы чыгарырга җыена. Аларның 11 меңен чит илгә сату каралган.

"КАМАЗ" дөньяда йөк машиналарын җитештерү ширкәтләре арасында 11 урын алып тора. Хәзер анда 50 меңләп кеше эшли.
XS
SM
MD
LG