Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: Грузиядә чит ил сугышчылары да бар иде


Русия прокуратурасының тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, Көньяк Осетиядә булган хәрби чаралар вакытында, Грузия сафларындагы хәрбиләр арасында чит ил кешеләренең дә булуын белдерде.

"Алар арасында АКШ, Төркия, Чехия һәм Украинаның Уна - Унса милли хәрәкәте әгъзаларының да булуы турында кулыбызда җитди дәлилләр бар", дип белдерде Бaстрыкин.

Бастрыкин сүзләренә караганда, Тишинвали төбәгендәге бер авылда Уна - Унса милли хәрәкәте әгъзаларының әйберләре табылган. Фотолар, хәрби кием һәм дәфтәрләр белән бергә, Грузия эчке эшләр министрлыгының әлеге төркем башлыкларын корал белән тәэмин итү турында хат булуы белдерелә.

XS
SM
MD
LG