Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда иң тәэсирле шәхесләр


“Бердәм Русия” исемлеге кемнең кемне хөрмәт итүе, кайсы намзәтнең ни дәрәҗәдәге депутат була алуын күрсәтте. “Восточный Экспресс” иң тәэсирле шәхесләр исемлеген төзеде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан һәркем узган елга йомгак ясый. Бу бәйрәмдә кешеләр иң элек бер-берсенә күңел тынычлыгы теләсә дә, республика җитәкчелеге бәйрәм узгач та әле тиз генә тынычлана алмас, мөгаен. Иң элек финанс кризисы, аннан соң 1 мартта дәүләт шурасына узачак сайлаулар тыңгылык бирми. Сәяси элита тирәсендә исә, кайсы җитәкченең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуы билгеләнә башлады.
“Бердәм Русиянең” узган атнада булган җыелышы кадрлар төзелешен ачыктан ачык билгеләде. Чөнки биредә илнең төп фиркасе “Бердәм Русия”дән дәүләт шурасына узырга тиешле намзәтләр исемлеге төзелде. Ә монда кемнең кемне хөрмәт итүе, кайсы намзәтнең ни дәрәҗәдәге депутат була алуы күренде. Исемлек башында фирканең Татарстан бүлеген җитәкләүче Фәрид Мөхәммәтшин тора. Аннан соң “Татнефть” ширкәтендә лаборатория җитәкләүче Лариса Малыхина һәм Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъзүм Салахов килә.
Сәясәтче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, исемлекне җитәкләгәч, Фәрит Мөхәммәтшин янә дәүләт шурасы рәисе булып калачак. Ул Русия дәүләт думасына китә калса, аның урынына хәзерге урынбасары генерал Александр Гусев калачак дигән фикерләр дә бар.
Туган тел, милләт язмышы белән борчылучы милләтпәрварларны исә, дәүләт шурасында иҗат кешеләренең аз булуы борчый. Чөнки бу юлы да исемлектә, әлеге дә баягы Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллинны күрергә була. Сәясәт белгечләре исә шурада Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мәзһаров, республика язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовны да депутат итеп күрергә булыр иде ди.
Әмма аларга бәхет елмаймаган, күрәсен. Алай гына да түгел, дәүләт шурасында депутат урыны, күп еллар үзе күпмедер дәрәҗәдә бу исемлекне төзүгә өлеш керткән, президентның элекке сәяси киңәшчесе, хәзерге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовка да тәтемәскә мөмкин.
Сәясәт белгечләренең күбесе, шул исәптән Рәшит Әхмәтов та, аның депутат булачагына ышанмый. Чөнки ул 47-нче урында гына. Ә мондыйлар, гадәттә маядагы булып санала. Хәтта, бүгенге көндә шурада икътисад инвестиция һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләүче Марат Галеев та бу исемлектә 44-нче урында гына тора. Шуңа күрә, аның да әле дәүләт шурасына эләгүе икеле, ди Рәшит Әхмәтов. Дәүләт шурасына сайлауларны исә Әхмәтов болай күзаллый.
“Минемчә, шурага “Бердәм Русия”, “Гадел Русия” һәм “КПРФ” фиркаләре узачак. “ЛДПР” Татарстанда тавыш җыя алмаячак. Чөнки Шәймиев аны татарларга каршы фирка буларак күрә. Сайлауларда 7%-тан күбрәк тавыш җыеп “Гадел Русия” белән “КПРФ” дүртәр депутат урынын алса, “Бердәм Русия” шурага 42 депутатын гына кертә алачак. Бу очракта, хәтта, Марат Галеевка депутат булыр өчен якынча берәр ел чират көтеп торырга кирәк булачак, ди Рәшит Әхмәтов.
Сәясәтчеләр фикеренчә, яңа исемлектә күп кенә көтелмәгән исемнәрне дә күрергә була. Шундыйлардан сәяси өлкәдә күп кенә тавыш чыгарган Амур өлкәсенең элекке губернаторы Николай Колесовның кызы Анастасия Колесова, Казанның элекке Совет районы башлыгы Альберт Камалеевның кызы Гөлнара Табачки һәм башкалар да бар.
“Бердәм Русия” депутатлыкка намзәт исемлеген рәсми рәвештә бастырып чыгарды. Ә бу көннәрдә Казанның “Восточный Экспресс” басмасы үз исемлеген тәкъдим итә. Һәм бу исемлекне җәмәгатьчелек башкалардан кызыграк дип таный. Биредә газета белгечләре республикадагы иң тәэсирле шәхесләр исемлеген тәкъдим итә.
Биредә республика җитәкчелеге Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшиннан соң 5-нче урында “Татнефть” башлыгы Шәфәгать Тәхәветдинов тора. 13 урында эшмәкәр Радик Шәймиев, 18 урында “Эфир” ширкәтенең мөдирләр шурасы рәисе Андрей Григорьев һәм башкаларны күрергә була. “Восточный экспресс” мондый исемлекне һәр ай саен тәкъдим итә. Узганы белән чагыштырганда, бу юлы исемлеккә дистәгә якын яңа кеше кертелгән. Хатын кызлар саны арткан. Элек биредә аскы урыннарда гына премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева исеме күренсә, хәзер бу исемлектә хатын-кызлар арткан. Биредә “Мәйдан” ширкәте башлыгы Мария Горшунова, Русия дәүләт думасы депутаты Гөлнара Сергеева, “Бәхетле” кибетләре хуҗасы Мөслимә Латыйпова исемнәрен дә күрергә була. Зилә Вәлиева исә, 50 кешелек бу исемлектә 14-нче урында тора.
Узган бер җыелышта премьер-министр Рөстәм Миңниханов кризис сәбәпле хөкүмәттә министрларның алмашуы һәм идарәләрнең кыскартылуы күзәтеләчәк диюе дә республика сәясәтчеләрен уйландыра башлады. Әмма көн кебек ачык, хәзерге җир һәм милек мөнәсәбәтләре минситры Валерий Васильев, фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев, Лениногорски районы башлыгы Исхак Садриев дәүләт шурасына депутат итеп сайланса, хөкүмәттә яңа министрлар да кирәк булачак. Хәзер бу турыда төрле фаразлар бар. Мәсәлән, “Звезда Поволжья” да Рәшит Әхмәтов, Валерий Васильевның киләчәктә депутат Похомов урынына федерация шурасына китәчәге турында әйтә.
XS
SM
MD
LG