Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба инкыйлапның 50 еллыгын билгели


Куба коммунистик инкыйлапның 50 еллыгын билгели. Бүген президент Рауль Кастро Куба халкын Сантьяго-де-Куба үзәгендәге сарайның балконына чыгып сәламләде. 1959 елда шул ук балконда аның абыйсы Фидель Кастро Батиста режимының җиңелүен игълан иткән иде.

Рауль Кастро үз чыгышында, Куба тагын 50 ел яшиячәк, дип халыкны күрше АКШтан килгән куркынычка каршы көрәшне дәвам итәргә чакырды.

82 яшьлек абыйсы Фидельнең каты авыруыннан соң Кубаны хәзер Рауль Кастро җитәкли.
XS
SM
MD
LG