Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Әфганстандагы хәрбиләре санын арттырмакчы


Бу айда Польша хөкүмәте Әфганстанда хезмәт итүче хәрбиләре санын 400-600-гә арттыру мәсьәләсендә карар итәргә җыена.

Бу турыда саклану министры Богдан Клич Dziennik газетына белдерде.

Узган ноябрь аенда Польша Әфганстандагы Халыкара иминлек ярдаме көчләрендә үз хәрбиләре санын 1200-дән 1600-гә җиткергән иде.

Польша хәрбиләре Газни виләятендә урнашкан.

Әфганстандагы хәрби чараларда 8 Польша хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG