Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Кыргызстан АКШ базасын ябарга җыенмый


Гыйрак һәм Әфганстандагы АКШ көчләре башлыгы генерал Дэвид Петреус кыргыз рәсмиләре Кыргызстандагы АКШ һава базасын ябарга җыенмаулары турында белдерде ди.

Русия киңкүләм мәгълумат чаралары кыргыз рәсмиләре АКШның Манастагы базасын ябарга җыена дип хәбәр иткән иде.

Бу базаны АКШ Әфганстандагы хәрби чаралар өчен куллана.

Бүген Бишкәктә чыгыш ясап Петреус

"Безнең сөйләшүләрдә Манасның киләчәге һәм аннан файда күрүчеләрнең киләчәге турында ышандырылды," - диде.

АКШ бу базаны 2001 елда Әфганстанда хәрби чаралар башлаганнан соң ачты. Анда бер меңнән артык хәрби урнашкан.
XS
SM
MD
LG