Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылда яшәп шәһәрдә эшләү


Статистика хезмәте инде икътисади кризистан килгән зыянны саный башлаган. Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсе көз аеннан үзгәргән.

Республика дәүләт статистика федераль хезмәтенең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Наталия Гатауллина әйтүенчә, 2009 елның 1 гыйнварына башкалада эшсезләр саны 5, 8 меңгә җитте. Хәзер эш тәкъдим итүче үзәкләрдә дә урыннар кими.

“Соңгы вакытта ул 29% азайды. Моннан тыш әле эш тәкъдим итүчеләр гыйнвар-февраль айларында 1,5 мең кешене хезмәт урыныннан җибәрәчәкләрен кисәтеп куйды”, ди Гатауллина.

Статистика хезмәтенең мәгълүмат-аналитик бүлеге җитәкчесе Татьяна Малышева да кече эшмәкәрлек өлкәсендә ел башына эшчеләрнең саны 5 меңгә азаячагын әйтте. Бу тармакта авылдан килеп хезмәт итүчеләр дә күп.

Гомумән, Татарстан дәүләт статистика федераль хезмәте җитәкчесе Валерий Кандилов сүзләренчә, авыл-районнардагы шактый халык Казан яки Чаллы шәһәренә, ә 5% - республикадан читкә китеп эшли.

Авыллардан китеп эшләү сәбәпледер, хуҗалыкларда төрлек асраучылар да кими бара.

“Шәхси хуҗалыклар азая. Әгәр статистиканы карасак, гаиләдәге бары 1-2 кеше генә авыл хуҗалыгы эше белән шөгыльләнә. Шуның да 70% пенсия яшенә җитеп килүчеләр”, ди Кандилов.

Бу хәлне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле дә раслады. Ул демографик хәл авырайды, авыл “картая” һәм халык та өре төрлекне бетерү ягын карый дип әйтте.

Шулай да, статистика күрсәткәнчә, узган ел белән чагыштырганда ит җитештерү – 10%, ә сөт җитештерү – 4,7% арткан.
Татарстан дәүләт шурасының икътисади инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев әйтүенчә, интеллектуаль милек нигезендә төгәл саннарны белү кирәк.

“Мисал өчен Кушма Штатлар икътисадында интеллектуаль милекне санауга иң күп игътибар бирелә. Бу илгә инвестицияләр кертү өчен файдалы”, диде Галиев.
XS
SM
MD
LG