Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Народный союз” да катнашудан баш тарта


“Патриоты России” фиркасеннән үрнәк алып, “Народный союз” да 1 мартта узачак Дәүләт шурасы сайлауларында катнашудан баш тартты.

Шулай итеп алдагы сайлауларда бары тик “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия” фиркаләре көч сынашачак. “Народный союз”ның Татарстан бүлеген җитәкләүче Сергей Никитин сүзләренчә, алар үз фиркасенең сайлауда уңышка ирешә алмаячагын алдан ук белә, шуңа күрә дә катнашудан баш тарта.

"Озак уйлаганнан соң партия сайлауда тулы көченә катнаша алмаячак, чөнки Дәүләт Шурасына үтәрлек тавыш җыя алмаячак, дигән нәтиҗәгә килдек," диде Никитин.

"Халык берлеге" Татарстанда сайлауда катнашудан баш тарткан икенче фирка. Бу хакта элегрәк шулай ук "Русия патриотлары" партиясе белдергән иде. Аның Татарстандагы бүлеген җитәкләгән Равил Хөснуллин сүзләренә караганда, хәзерге хакимият Татарстанда парламентка үтәчәк партияләр исемлеген инде төзегән.

Шул планга караганда, Дәүләт Шурасында 80% якын урын "Бердәм Русиягә", 7% - "Гадел Русия" фиркасе һәм 8% якын урын коммунистларга булачак. Калган 5-6% либерал-демократлар, "Халык Берлеге" ("Народный Союз") һәм "Русия патриотлары" кебек ваграк фиркаләр арасында бүленәчәк, шуңа алар берсе дә парламентка үтә алмаячак, дигән иде Хөснуллин.
Шушы көннәрдә сайлауда катнашачак фиркаләр исә тавыш бирү кәгазендә кемнең ничәнче урында торганын билгеләү өчен жирәбә тотты. Нәтиҗәдә “Бердәм Русия” - беренче, КПРФ - икенче, ЛДПР - өченче, “Гадел Русия” - дүртенче урында урнашкан.
XS
SM
MD
LG