Accessibility links

Умар Исраиловны үтерүдә шикләнелгәннәр кулга алынды


Австрия полициясе Русиядән качак булып килгән чечен кешесе Умар Исраиловны үтерүдә шикләнелгән 6 кешене кулга алганын хәбәр итте. Аларның барысы да чеченнар. Вена һәм Австриянең башка шәһәрләрендә үтерүгә катнашы булуда шикләнелгән кешеләрнең өйләрендә тентүләр булган.

27 яшьлек Исраиловка 13 гыйнварда Венада атылган. Соңгы елларда ул Русиядән китеп биредә яшәгән булган. Күптән түгел ул Чечня президенты Рамзан Кадыровны кешеләрне азаплау ысулын куллануда гаепләгән булган. Үлеме алдыннан Исраилов үзе өстеннән күзәтү булганын сизеп Австрия полициясенә мөрәҗәгать иткән булган.

2006 елда Исраилов Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән булган.
XS
SM
MD
LG