Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре пикетка чыкты


Милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрекләүләр аларны бу каршылык гамәленә этәргән. Милли мәнфәгатьләрнең көннән-көн кысылуына да риза түгел алар.

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең Казан бүлеге башлыгы Ринат Йосыпов әйтүенчә, Чаллы иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм башкаларны эзәрлекләүләр аларны бу пикетка чыгарга мәҗбүр иткән.Шулай ук милли мәнфәгатьләрнең көннән-көн кысыла баруы белән дә риза түгел алар.

Пикетка чыкканнар күп түгел иде.

-Безгә караганда укалылар (погонлылар) күбрәк иде. Борчылганлыклары сизелеп торды.
-Без 9 идек, ә алар 11. Дәрәҗәләре дә югары иде.
-Узып баручылар безне хуплады. Машинадан баш бармакларын күрсәтеп, булдырасыз дип үтеп китүчеләр дә булды, -ди пикетта катнашучылар.

Ризасызлык белдерүчеләр бу юлы Федераль иминлек хезмәте һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгы урнашкан биналар янында торды. “Күбрәк тә булыр идек. Күтәрелгән шигарьләр һәм басып торган урын кайберләребезнең күңелләренә хуш килмәде”, дип белдерә алар.

Иҗтимагый үзәк вәкилләре Казан хакимиятенә бу пикетның булачагы турында белдереп язу керткәндә, рәсмиләр чараны Камал театры янында үткәрергә тәкъдим иткән булса да, уйларыннан кире кайтмаган алар.

Казанлылар Мәскәүдәге хәлләргә дә битараф түгел. “Нахаксыз 25 яшьлек журналист кызны һәм дөреслек өчен көрәшкән адвокат Маркеловны үтерделәр. Бу хәлләрдән соң түрәләр авызларына су капты. Туганнарының кайгыларын да уртаклашмадылар”, ди Ринат Йосыпов. Бу хакта та шигарьләр бар иде.

Милли хәрәкәт вәкилләре, Русиядә дөресен сөйли торган “Эхо Москвы”радиосы гына калды, ди. Татарстандагы матбугат чаралары әлеге митинг турында ләм-мим булачагына иманнары камил аларның. Шулай да дөньяның бу хакта ишетәчәгенә өметләре дә юк түгел.


“Безнең интернет аша хәбәр итә торган иптәшләребез бар. Шулай итеп, бүгенге вакыйганы прогрессив, демократик илләрдә дә беләчәкләр”, ди Ринат Йосыпов.

Урамга чыкканнарның кулында “Мәскәү диктатурасы бетсен” дип язылган шигарь дә бар иде.

“Татар мәктәпләрен бетерәләр. Татар университеты ачмадылар. Милли кысу бара монда”, ди Сирин Вәли.

XS
SM
MD
LG