Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сомали президентын җиңү белән котлады


АКШ Сомалида оппозиция вәкиле мөселман рухание Шәех Шәриф Әхмәдне президент итеп сайлануы белән котлады һәм илдә тотрыклылык булдыруда ярдәм итәчәген белдерде. Котлау хаты АКШның Наиробидагы илчелегендә әзерләнде.

Шәех Шәриф Әхмәд шулай ук 2006 елда Сомалинең зур өлешен һәм башкала Могадишуны үз контролендә тоткан Ислам мәхкәмәләре берлеген дә җитәкли. Бу берлек илдә чәчәк аткан урлашу, порнография һәм әфьюн сатуга каршы нәтиҗәле көрәше аркасында халыкның яклавын яулаган иде.
XS
SM
MD
LG