Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон: "Абхазия һәм Көньяк Осетиядә ныгытма килешүне бозу булачак"


Вашингтон – Кушма Штатлар дәүләт департаменты Русиянең Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәрби ныгытмалар булдыру нияте уңаеннан үкенеч белдерде. Департамент белдерүендә әйтелгәнчә, бу адым Русия белән Грузия арасында ирешелгән солых килешүен бозу булачак.

Җомга көнне Русия белән НАТО рәсмиләре арасында, Русия- Грузия сугышыннан соң беренче очрашу үтте.

НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер һәм Русия вице-премьеры Сергей Иванов Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәрби ныгытмалар мәсьәләсен дә тикшергәннәр. НАТО сүзчесе әйтүенчә, тарафлар бу мәсьәләдә бер-берсе белән "килешмәскә килешкән".
XS
SM
MD
LG