Accessibility links

Мәскәүдә йөрештә катнашкан 7 кеше тоткарланган


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә мәрхүм адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурова истәлегенә йөрештә катнашкан 7 кеше тоткарланган.

Чараны оештыручыларның берсе, "Оборона" хәрәкәте координаторы Олег Козловский сүзләренчә, йөрештә 15 кеше катнашкан, алар Мәскәү урамнарыннан үтеп, Маркелов һәм Бабурова үтерелгән урынга чәчәкләр салган.

Чара үткәннән соң, аларның җидесен милиция тоткарлаган. Милиция вәкиле Максим Колосветов "Эхо Москвы" радиосына әйтүенчә, хакимиятләр бу йөрешкә рөхсәт бирмәгән булган. Тоткарланучылар якын арада иреккә җибәреләчәк, диде ул.
XS
SM
MD
LG