Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимовның миллиардлары кими


Әлеге икътисади төшенкелек шартларында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовның да байлыгы шактый кимегән.

Бу хакта Русиянең “Финанс” журналы мәгълүматларыннан ачык күренә. “Финанс” журналы, узган 2008 ел йомгакларын чыгарганнан соң, Русиядә миллиард доллардан күбрәк байлыгы булган 49 кешенең исемлеген төзегән. Аннан күренүенчә, Русия байларының саны ике тапкырга кимегән булып чыга. 2007 ел йомгаклары буенча илдә 101 миллиардер булган.

Быелгы 49 миллиардер арасында Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов та бар. Ул хәтта бу исемлектә 43 нче урыннан 33 нче урынга кадәр күтәрелгән. Әмма бу аның байлыгы артуы турында сөйләми. Ул, киресенчә, 3 миллиард долларга кадәр акчасыннан колак каккан. Хәзер аның исәбендә 1,4 миллиард долларлык мөлкәт бар дип күренә. Ә инде байлар исемлегендә Урал Рәхимовның алгарак күчүе, аның байлыгы артуы белән түгел, ә башка миллиардерларның үз байлыкларын тагын да күбрәк югалтуы һәм аларның бу исемлектә тагын да аскарак төшүенә бәйле.

Мәгълүм булуынча, Урал Рәхимов моңа кадәр Башкортстан ягулык-энергетика тармагын үз карамагында тотты. Әмма, нефтькә бәяләр кискен төшү белән, аның кереме дә сизелерлек кимеде. Җитмәсә, аның кулындагы ширкәтләр хәзер Мәскәү кулына да күчә башлады.
XS
SM
MD
LG