Accessibility links

Бушка башмак атучыга хөкем кичектелә


Гыйракта АКШның элекке президенты Джордж Бушка башмакларын аткан телевидение журналистын хөкем итү бүген киләсе айга кичектерелде.

Чит ил җитәкчесенә һөҗүм итүдә гаепләнгән журналист Монтазар әл-Зәидигә 15 ел төрмә җәзасы яный.

Гаепләнүченең адвокатлары журналист башмакларын атып Бушка зарар китерергә теләмәгән, ә кызып китеп ризасызлык белдергән диләр һәм аны азат итүне сорыйлар.

Мәхкамә рәисе Буш сәфәре рәсми сәфәр булганмы, гайре рәсми сәфәр булганмы икәнен ачыклау өчен дип 12 мартка кадәр тәнәфес игълан итте.

Әл-Зәиди 14 декабрьдә ул чактагы АКШ президенты Бушка матбугат очрашуы вакытында башмакларын атканнан бирле Гыйрак хакимиятләре тарафыннан ябып тотыла.
XS
SM
MD
LG