Accessibility links

Венадагы чечен качагын үтерүдә шикләнелүче тотылган


Чечня президенты Рамзан Кадыровны азаплау ысуллары куллануда гаепләгән качак Умар Исраиловны үтерүдә шикләнелүче кеше Польшада кулга алынган.

Полиция белдерүенчә, чыгышы белән Чечнядән булган ул Русия ватандашы Варшау янында тотылган.

Аны Исраилов үтерелгән илгә, Австриягә тапшырачаклар.

Элегрәк бу эшкә бәйле булуда шикләнелеп Австриядә тагын берничә кеше кулга алынган иде.

27 яшьлек Исраилов Венада 13 гыйнварда атып үтерелде. 2006 елда ул Рамзан Кадыровны азаплау ысулларын даими куллануда гаепләп Русиягә каршы шикаятен Европа кеше хокуклары мәхкамәсенә тапшырган иде.
XS
SM
MD
LG