Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше үтергән өч иранлы асып үтерелде


Иранның Эвин төрмәсендә кеше үтерүдә гаепләнгән 3 кеше асып үтерелде. "Этемад" басмасы язуынча, үлем җәзасы якшәмбе көнне гамәлгә ашырылган.

Ел башыннан бирле Иранда асып үтерелгән кешеләр саны 49 булды.

Amnesty International исемле хокук яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2007 елда Кытайда 317 кеше кеше үлемгә тартылган, икенче урында Иран.

Иранда үлем җәзасы кеше үтерү, көчләү, корал кулланып талау (урлау), наркотик сату һәм зина өчен бирелә.
XS
SM
MD
LG