Казан федераль университетында (КФУ) "Дәүләт телләре: тел компетенциясен үстерү" дигән квалификацияне арттыру програмы дәресләре башланган. Университетта татар телен өйрәнүгә Татарстанның бары тик өч оешмасы түрәләре генә теләк белдергән: икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстанның архив эше дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова. Бу хакта "Бизнес Online"га университетның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева сөйләгән.
Түрәләр 36 сәгать буе татар теле белемнәрен камилләштерәчәк.
"Програмның максаты - телне өйрәнү генә түгел, тел күнекмәләрен үстерү, ул бездә укып чыкканнарга татар телен нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк", дигән Минһаҗева. Програм татарчаны яңа өйрәнә башлаучыларга да, белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләр өчен дә файдалы булачак.
Хәзерге вакытта бу програм нигезендә 19 кеше квалификациясен арттыра, шуларның берсе - Татарстан финанс министрлыгы бүлекчәсендә җитәкче урынбасары Рәмис Гобәев "КФУда уку зур файда китерәчәк" дигән.
"Телне өйрәнү белемнәрне камилләштерүгә генә юл ачмый. Бу халыкның мәдәниятен, аның тарихи мирасын һәм рухи юнәлешләрен ныграк тоярга мөмкинлек бирә. Миңа татар телен - бабаларымның телен өйрәнү бик мөһим", дигән ул
"Безнең җырларыбыз шулкадәр искиткеч, телебез шулкадәр бай һәм сәнгатьле. Кызганыч, мәктәптә татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр җитәрлек булмады. Белемнәребезне онытмаска тырышсак та, гаиләдә урысча сөйләшәбез. Шуның аркасында балаларыбыз ата-бабаларыбызның теле белән аз таныш. Бу минем өчен авыр хәл, шуңа күрә туган телемдә иркен сөйләшергә өйрәнү өчен көчемне куям", дип сөйләгән Рәмис Гобәев.
Тел курслары ай ахырында түгәрәк өстәл белән тәмамланачак, анда түрәләр хезмәттәшләре белән алган белемнәрен уртаклаша алачак диелә.
- 2021 елда Татарстан түрәләре беренче тапкыр татар телен өйрәнә башлады. Алар өчен махсус татар теле курслары уздырылды. Матбугат чараларына билгеле булганча, курсларга вице-премьерлар да, министрлар да йөргән.
- Дөрес, курсларда катнашучыларга караганда, аларның күпчелеге татар телен яхшы дәрәҗәдә белүче түрәләр иде. Әмма хакимияттәгеләрне татар теле дәресләренә китертеп утырту да - зур адым. КФУда оештырылган дәресләр ике юнәлештә алып барылды: түрәләрне әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәтү һәм әдәби телдә чыгышлар ясау күнекмәләре бирү.
- Түрәләрне татар теленә якынайту мәсьәләсе бик күп тапкырлар күтәрелде. Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин республика һәм район җитәкчеләренә татар телен куллануны арттыруны сорап, йомшак кына мөрәҗәгать итсә, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кырысрак адымнарны кулланды. Ул татар телен санламаган министрлар турында хисап Миңнехановка тапшырылачак, дип кисәтте. Әмма Миңнеханов өстәленә "кара" исемлек ятканмы-юкмы – бихабәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум