Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстанда табигый кимү 61 процентка арткан


Республикада үлемнәр саны артуы күзәтелә.

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында Татарстанда табигый кимү 2 770 кешене тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 61 процентка күбрәк. Былтыр ике айда табигый кимү 1 720 очрак булган. Бу хакта Татарстанстат хисабында әйтелә.

Ел башында Татарстанда туучылар саны кимегән, үлүчеләр саны арткан. Гыйнварь-февраль айларында республикада 5 497 бала дөньяга килгән. Бу узган елдан 138 сабыйга азрак. Үлемнәр саны исә 8 267 очракка җиткән. Бу узган елның шушы чорыннан 912 кешегә күбрәк.

1 яшькә кадәр балалар арасында да үлемнәр саны артуы теркәлгән. Узган елның ике аенда 14 сабыйның гомере өзелгән булса, быел андыйлар саны 18гә җиткән.

Моннан тыш, гыйнвар-февраль айларында Татарстанда 2 216 кеше өйләнешкән, бу узган елдан 11 очракка азрак. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 144 очракка кимегән һәм җәмгысе 2 119 гаиләнең таркалуы теркәлгән.

Татарстанда миграция үсеше акрынаю күзәтелә. 2024 елның ике аенда республикага 11 242 кеше килгән һәм 10 024 кеше киткән. Миграция үсеше 1 218 кешене тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чоры белән караганда, 143 кешегә азрак.

Быелның февралендә Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәртте. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

Рәсмиләр Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндерүләрен хәбәр итте.

• 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
• Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
• Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
• Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25% артырга, ә 20 районда 25% кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Чишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
• 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
• Соңгы елларда Татарста демографик упкынга төште. ЗАГС идарәсе мәгълүматына караганда, 2023 елда 36 766 бала дөньяга килгән. Шул ук вакытта үлемнәр саны 42 736 кешегә җиткән. Халыкның табигый кимүе 5 970 кешене тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG