Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндергәннәр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Сан белән әйткәндә, бу 500-600 кеше диелә.

Татарстанда 2023 ел эчендә абортлар санын 1,5 меңгә киметә алганнар. Бу хакта туучыларны арттыру мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында Казан медицина университеты клиникасы баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Хәзер 2024 елның беренче өч ае өчен дә статистика әзер. Гобәйдуллина әйтүенчә, хастаханәләргә аборт ясатырга килеп тә, табиблар белән сөйләшкәннән соң баш тарткан хатын-кызларның саны якынча 60 процент тирәсе. Сан белән әйткәндә, бу 500-600 кеше диелә.

Күптән түгел Татарстанның зур шәһәрләрендә 19 медицина оешмасының аборт ясатуны туктатуы хәбәр ителгән иде.

Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, бүген Татарстанда аборт ясату лицензиясе булган 103 хосусый клиника һәм медицина оешмасы челтәре бар.

"Кызганыч, Татарстан Русиядә аборт ясату саны ягыннан беренче бишлеккә керә. 2022 елда республикада 11 335 хатын-кыз аборт ясаткан, 2021 елда — 11 645", диде ул.

  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG