Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәвия Сираева юбилее


Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Сәвия Сираевага 75 яшь тулды.

Шушы уңайдан җомга кич үзе эшләгән Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында аның иҗат кичәсе үтә. Анда “Нур” театры артистлары гына түгел, ә башка милли театрлар вәкилләре дә катнаша һәм юбилярны котлый.

Казаннан да Сәвия ханымны котларга хөрмәтле кунаклар килде. Галиәсгар Камал исемендәге театрның директоры Шамил Закиров һәм танылган артистлар Фоат Әбүбәкеров белән Илдус Габдрахманов та юбилярга иң ихлас теләкләрен җиткерә.

Сәвия Сираеваның иҗади юлы 1960 елда Салават шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театрында башланып китә. Ә 1971 елда аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә чакыралар. Данлыклы театрда таланты бар тулылыгында ачыла С. Сираеваның. Анда Лек Вәлиев, Рифкать Исрафилов кебек талантлы режиссерлар белән М. Кәримнең “Кыз урлау”, Н. Нәҗминең “Күршеләргә кунак килгән”, Ә. Атнабаевның “Игезәкләр”һәм башка дистәләрчә спектакльләрдә яңадан-яңа матур образлар тудыра тырыш һәм булдыклы милләттәшебез.

Сәвия Сираева киң диапазонлы актриса. Комедияләрдә дә, драмаларда да бердәй уңышлы уйный, истә калырлык рольләр белән сокландыра ул.

Соңгы 15 елда Сәвия Сираева Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында иҗат итә. Анда да дистәләгән кызыклы образлар тудырды талант иясе. Бүгенге көндә дә җиң сызганып эшли С. Сираева. “Нур” татар дәүләт драма театрында яңа спектакльләрне сәхнәләштерүдә катнаша, “Шәрык” радиосында тапшырулар алып бара һәм күп санлы мәдәни чараларда катнашырга да өлгерә театр сәнгате остасы.
XS
SM
MD
LG