Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаудан соң хөкүмәттә дә үзгәреш булачак


Татарстанда якын арада мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, җир һәм милек министры Валерий Васильев, сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, икътисад министры Марат Сафиуллин алмашынырга мөмкин.

Дәүләт шурасына сайлау берәүләрнең өметләрен аклады, ә икенчеләрнекен юк. Күп акчалар сарыф итеп, чын күңелләреннән депутат булырга әзерләнеп йөргән эшмәкәрләргә хәзер авырга туры килә. Кайбер мәгълүматларга караганда, “Бердәм Русия”дән тәкъдим ителгән Мария Горшунова хакимият фиркасенә ачулы икән. Күп акчалар түгеп депутат булырга әзерләнгән Горшунова соңгы сәгатьләргә кадәр җиңәчәгенә ышанган. Әмма Декабристский бүлгесендә Фәрит Мифтахов алга чыкты.

Дәүләт шурасының яңа составы булдырылгач, сәясәт белгечләре якын арада хөкүмәттә дә үзгәрешләр көтеләчәк дип фаразлый.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Җир һәм милек министры Валерий Васильев “Бердәм Русия” фиркасе исемлегендә күренгәч, сәясәт белгечләре, хөкүмәттә ким дигәндә ике министр алмашыначак дигән иде. Хәзер ике министр да шурага узгач, алар урынына башка җитәкчеләрнең билгеләнүенә шик юк. Бу идарә хезмәткәрләре исә әлегә сер бирми. Вәлиевнең дә, Васильевның да китүе рәсми игълан ителмичә мәгълүмат биреп булмый, ди алар.

“Вечерняя Казань” басмасы исә бу уңайдан үз фаразларын тәкъдим итә. Биредә Валерий Васильев урынына аның урынбасары Азат Хамаев билгеләнергә мөмкин диелә. Хамаев 1995-99 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты булган. 1999-2008 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. 2004 елдан башлап “Татхимфармпрепараты” ширкәтен җитәкли. 2008 елның декаберендә җир һәм милек министры урынбасары итеп билгеләнә.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, мәгариф министры Наил Вәлиев урынына исә аның беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләнергә мөмкин. Министр Наил Вәлиевнең киңәшчесе Алсу Мөхәммәтова исә, Вәлиев урынына кем килгәнен белмибез дип әйтә.

“Бүген яңа министрның кем булачагы билгеле түгел. Әлегә бу турыда төрле гайбәтләр генә таралган. Кайбер басмалар Вәлиевнең беренче урынбасары Мостафин министр булачак дип яза. Әмма әйтергә кирәк, гадәттә беренче урынбасарлар министр итеп билгеләнми. Чынлыкта исә министрны президент билгели, шуңа күрә әлегә аның исемен ул гына белә. Кемнең министр булачагы үзебезгә дә кызык”, ди Алсу Мөхәммәтова.

Соңгы берничә айда республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогинның да министр вазыйфасыннан китүе турында сүзләр йөри. Белгечләр аның урынын “Идея Капитал” ширкәте башлыгы Альберт Кәримов алырга мөмкин ди. 33 яшь кенә булуга карамастан, Кәримов хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсен туплаган. Икътисад фәннәре кандидаты Кәримов 2001-2004 елларда премьер-министры урынбасары Равил Моратовның киңәшчесе булып эшләгән. 2002 елда республиканың эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы җитәкчесе урынбасары була. 2006 елдан “Идея Капитал” ширкәтенә җитәкчелек итә. 2009 елда “Татнефтехиминвест-холдинг” ширкәте мөдирләр шурасы әгъзасы була.

Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының бер хезмәткәре әйтүенчә, Александр Когогинның китүе турында идарәдә дә сүзләр йөри. Әмма ул министрның үз вазыйфасыннан китүенә ышанмыйча, моны бары тик кризисны онытып торырга ярдәм иткән бер сәяси гайбәт буларак кына кабул итә.

Алдан әйтеп узган өч министрның вазыйфаларыннан алынуы турында күптәннән сүз йөрсә, икътисад министры Марат Сафиуллинның китүе турында мәгълүмат шушы көннәрдә генә таралды. “Вечерняя Казань” газетасы язганча Сафиуллин бу көннәрдә “Татнефтехиминвест” ширкәтенең мөдирләр шурасыннан чыгарылган. Белгечләр фаразлавынча ул якын арада Русия “Саклык банкы”ның Татарстандагы бүлеген җитәкләргә мөмкин. Бүген анда 73 яшьлек Геннадий Захаров башлык булып тора.

Шулай итеп Дәүләт Шурасының яңа составы билгеле булды. 6 март көнне Шура президиумы җыелып беренче утырышның вакыты билгеләнәчәк. Анда кемнең нинди комитет белән җитәкчелек итәчәге билгеле булачак. Бу мәшәкатьләр тәмамланганнан соң, хөкүмәт тә күп кенә үзгәрешләр кичерәчәк, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG