Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президентлыгына янә бер намзәт?


Соңгы араларда Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның тиздән вазифасыннан алыначагы турында хәбәрләр ешаеп китте.

Кайбер интернет сәхифәләрдә язылуынча, Мортаза Рәхимовның язмышы алдагы ике атна эчендә хәл ителәчәк, дигән имеш-мимешләр дә чагылып китте. Хәтта Мортаза Рәхимов урынына Мәскәү Кремленең кемне тәкъдим итәчәге дә билгеле имеш. Ул да булса – Санкт-Петербург шәһәре хөкүмәтенең Торак комитеты башлыгы Юныс Локманов икән. Аның тумышы белән Стәрлетамак шәһәреннән булуы да әйтелә.

Элегрәк Башкортстан президенты урынына өч намзәт – билгеле татар эшкуары Ралиф Сафин, урыс милләтеннән булган эшкуар Андрей Шаронов һәм сенатор, башкорт Рудик Искуҗиннарның исемнәре атала иде. Ләкин кайбер сәясәт белгечләре бу шәхесләрнең исемнәре җәмәгатьчелек игътибарын бутау өчен генә дип раслый, Бөтенләй башка кеше, көтелмәгән намзәт тәкъдим ителергә дә мөмкин дип фаразлый алар.

XS
SM
MD
LG