Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар моңы” ел да булачак


“Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесен йомгаклау 3-4 апрельдә Җәлил театрында уза. Җиңүчеләргә Казандагы уку йортлары ишекләре ачык булачак.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, киләчәктә дә бу бәйге һәр ел саен үткәрелеп торачак һәм анда җиңүчеләргә осталыкларын үстерү мөмкинлеге биреләчәк.

Ринат Закиров, Зилә Вәлиева, Миләүшә Айтуганова
“Яшь башкаручыларга матди ярдәм буларак акчалата бүләкләр дә каралган. Иң мөһиме сәләтле җырчылар өчен югару уку йортларының һәм музыка мәктәпләренең ишекләре ачык булачак”, дип белдерде Зилә Вәлиева.

Оештыручылар әйтүенчә, “Татар моңы”, кайда гына сибелмәсен,
татар халкының берлеген дәлилли торган чара да булып тора. Русиядә 2010 елда узачак җан исәбен алу уңаеннан да әһәмияте бар аның.

Биш ай дәвамында Татарстанның биш шәһәр һәм районында, Русиянең биш шәһәрендә һәм Казакъстан, Үзбәкстан, Украинада сайлап алу бәйгеләре узды.

“Татар моңы”ның кыза торган вакыты “Евровидение”нең шау-шуы куерган чорга туры килде. Билгеле булганча, бу көннәрдә Русия матбугатында “нигә Украина җырчысы Русия өчен җырлаячак” дигән бәхәсләр кыза төште.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, “Татар моңы”нда катнашырга теләүчеләр саны “Евровидение”не дә уздырып җибәргән. “Евровидение”дә 1000 кеше катнашырга теләсә, “Татар моңы”нда талантларын күрсәтергә теләүчеләр меңьярымга җиткән.

Зөфәр Хәйретдинов
“Мин үзем Норлатта, Әлмәттә һәм Казандагы бәйгене карадым. Игътибарны җәлеп итерлек кенә түгел, ә шаккатырырлык тавышлар да булды. Әлмәт шәһәрендә Сарман кызы Динә Прокофьевага исләрем китте. 16 яшьтә булуга карамастан, аның аһәңе шулкадәр киң, консерваторияне бетереп туган кебек”, ди сайлап алу бәйгеләрендә катнашкан җырчы Зөфәр Хәйретдинов.

Әлеге бәйгенең башкарма мөдире Вил Усманов халык уен коралларында уйнаучыларның бик аз булуына борчыла.

“Татарстанның ераграк киткән саен җырчыларның башкару осталыгы кими төшә. Ә төрле уен коралларында уйнаучылар Татарстанда, Башкортстанда күбрәк булыр дип көткән идек. Андыйлар бик аз булды. Шушы бәйге барышында безне халык уен коралларында уйнаучыларның бик чикләнгәнгән булуы борчый башлады”, ди Вил Усманов.
Вил Усманов, Ринат Закиров


Финалга халык уен коралларында уйнаучы 9 кеше чыккан. Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә алай күп түгел икән. Өченче турда алар 6 булачак. Мәртәбәле җюри барлыгы 32 җырчыны сайлап алган.

Билгеле булганча, Илһам Шакиров, Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бегичев исемендәге төрле бәйгеләр бар. “Татар моңы” бу исемлекнең дәвамымы дигән сорау да туарга мөмкин. Зилә Вәлиева фикеренчә, булган барлык бәйгеләр алар төрлесе төрле дәрәҗәдә һәм “Татар моңы” үзенә күрә бер югарырак халыкара телевизион чара да булып тора.

“Татар моңы” татар халкының чын мәдәни йөзен күрсәтә торган зур бер бәйрәм булырга тиеш дип карыйм мин аны”, дип белдерә жырчы-галим Миңгол Галиев.

Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров фикеренчә, киләсе елда булачак бәйгеләрдә күз алдыннан төшеп калган төбәкләрне дә онытмаска кирәк. “Күп чыгышлар видео тасма аркылы сайланды. Тасма аркылы гына сайлап бетереп булмый. Хис, тойгылар читтә кала. Татарлар гөрләп яшәп ята торган төбәкләрдән катнашучылар юк. Омски, Курган, Чиләбедән дә юк”, ди Ринат Закиров.

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиоширкәте башлыгы урынбасары Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, “Татар моңы” телевизион тапшырулары тамашачыларга мартның икенче яртысында тәкъдим ителәчәк. Анда ошаган җырчы өчен СМС тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак. Аның нәтиҗәсе буенча җиңүчегә “Тамашачы мәхәббәте” бүлге дә тапшырылачак.

3-4 апрельдә булачак Гала-концертта лауреат һәм дипломантлардан тыш, татар эстрадас йолдзлар, кунаклар – җырчы Алсу, танылган гитарачы Әнвәр Измайлов һәм хәзер АКШта яшәүче саксофонда уйнаучы Эдуард Әхмәтшин дә катнашачак.
XS
SM
MD
LG