Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда хатын-кызлырның иҗат күргәзмәсе ачыла


Парижның Помпиду сәнгать үзәге XX һәм XXI гасырның хатын-кыз рәссамнары күргәзмәләрен әзерләде. Үзәк тарихында хатын-кызлар эшләре генә куелган мондый күргәзмәләр булмаган.

Күргәзмәләргә барлыгы 500ләп рәсем куелган. Аларны ачу 27 майга билгеләнгән.

Помпиду үзәгендә Фрида Кало, Соня Делоне, Дҗоан Митчелл һәм Луиза Буржуа рәсемнәрен, Жизель Фройнд һәм Диана Арбусның фоторәсемнәрен, архитектура һәм дизайнер проектларын күреп булачак. Күргәзмә эшләгән көннәрдә хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре һәм хатын-кыз язучылар белән очрашулар булачак.
XS
SM
MD
LG