Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова һәм Днестр буе төбәге сөйләшүләр үткәрәчәк


Молдова һәм аннан аерылырга теләүче Днестр буе төбәге җитәкчеләре Русия арадашлыгындагы очрашуда 17 еллык узара низагъны тыныч юл белән чишәргә дип килеште.

Алар сөйләшүләрне җанландыру максатындагы очрашуларны дәвам итәргә килеште.

Бу турыда уртак белдерүне чәршәмбе Мәскәү Кирмәнендәге очрашу ахырында Молдова президенты Владимир Воронин, Днестр буе төбәге җитәкчесе Игорь Смирнов һәм Русия президенты Дмитрий Медведев имзалады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтүенчә, алар шулай ук чишелеш табылганнан соң Днестр буендагы Русия көчләрен Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы канаты астында эшләүче көчләр итеп үзгәртү турында да килешкән.
XS
SM
MD
LG