Accessibility links

“Газпром” үз биләмәләрен тикшерде


Русиянең “Газпром” берләшмәсе башлыгы Алексей Миллер Башкортстанга эш сәфәренә килде.

Аны ниндидер зур бер чит илнең президенты дәрәҗәсендә каршы алдылар Уфа һава аланында. Җомга иртәсендә Алексей Миллер Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Президент матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу очрашуда элек төзелгән килешүләрнең үтәлеше барышы тикшерелгән.

Ак йорттагы очрашудан соң, “Газпром” җитәкчесе, Башкортстан түрәләре озатуында, Салават шәһәренә юлланды һәм анда “Нефтеоргсинтез” ширкәте эшчәнлеге белән танышты. Анда Мәскәү кунагы шулай ук бер яңа җитештерү комплексын һәм бассейн ачуда катнашты.

Мәгълүм ки, гаятъ зур “Салаватнефтеоргсинтез” ширкәтен “Газпром” ике ел элек үк сатып алган иде. Башкортстан ягы бу табышлы комбинатны читкә җибәрергә теләмәсә дә, Мәскәү басымы астында, кулдан ычкындырырга мәҗбүр булды аны.

Ә яңа гына Русиянең “Система” холдингы Башкортстанның ягулык-энергетика тармагына караган алты нефть эшкәртү һәм ягулык ширкәтенең дә акцияләрен сатып алды. Җомга көнне “Система” холдингының шушы акцияләр өчен Башкортстан ягына 2 миллиард доллар акча күчергәнлеге хакында хәбәр ителде. Тагын ярты миллиард долларны алдагы 14 ай эчендә күчереп бетерү турында килешенгән.

Әле Салават шәһәрендә булганда, журналистлар Мортаза Рәхимовка башка сораулар белән бергә Башкортстанның Мәскәү карамагына күчкән ягулык тармагына кагылышлы сорау да бирде. “Ягулык-энергетика тармагын “Система” берләшмәсе тагын да башка кулларга сатарга җыенамы?”, дигән сорау булды ул.

“Юк, бу мәсьәлә каралмый, без әле генә аны “Система” карамагына бирдек бит”, дип җаваплады Мортаза Рәхимов.
XS
SM
MD
LG