Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәрбиягә бала алуда Камышлы районы беренче


Самар өлкәсендә тәрбиягә бала алуда Камышлы районы беренче урында тора. 110 гаиләдә 198 бала тәрбияләнә. Алар төрле милләт балалары булуга карамастан, татар теленә өйрәнә.

Самар өлкәсендә Камышлы районы татар төбәге буларак танылды. Русиядәге кризис Самар өлкәсендә дә көчәйгәннән-көчәя бара. Эшсез калучылар саны арта бара. Сугышны аклаучылар булган кебек, кризисның да яхшы якларын күрүчеләр бар икән.

Икътисади баткаклыкта татар авыллары ничек яши? Дистәләрчә ташландык авыл өйләренә яңадан торырга әйләнеп кайтучылар булырмы? Шулар турында Камышлы районынының җитәкчесе урынбасары Минсәет Шәйхетдинов белән әңгәмә кордык.

- Камышлы районында күпме халык яши һәм кризисның уңай ягын табасызмы?

- Камышлы районында 11200 кеше яши. Бездә халык авыл хуҗалыгында эшли. Максатыбыз - авыл хуҗалыгын күтәрү. Халыкның 60 % картлар. Районда алты авыл, һәммәсендә шәфкатьлелек хезмәте эшли. Әби-бабайларга яшьтәшләре белән аралашырга, сөйләшеп- серләшеп утырырга яхшы шартлар тудырылган. Колхозлар таркалды, халык эшсез калды. Шулай да тырышлыгың, уңганлыгың булса, җир эшкәртеп, мал асрап авыл җирендә бүген яшәп була.

- Кризис дип авылда пошаманга бирелүче бармы?

- Ул хәл сизелми. Халык әле өметтә, яхшы үзгәрешләр булыр дип көтә, авылда инде 20 ел кризис, күнектек.

- Авылларда буш өйләр күпме?

- Камышлының үзендә буш өйләр йөзгә якын. Иске Ярмәктә 615 йортның 80-дә тәрәзәләр кадакланган. Усман авылында 56 буш йөрт.

- Ә менә ялгыз калган картлар бармы?

- Кызганыч ки, бар. Ялгызларны социаль ярдәм күрсәтүчеләр карый. Камышлының үзендә картлар йортын салу күздә тотыла.

- Ә балалар туу ничек?

- Узган елны Усманда 5 бала, Байтуганда - 11, Ярмәктә - 14, Камышлыда 51 бала туды. Әкренләп кенә туучылар саны арта, шулай да үлемнәр күбрәк әле.

- Хәзер бит балаларны тәрбиягә алу җәелгән, бу эш сездә ничек тора?

- Самар өлкәсендә тәрбиягә бала алу буенча Камышлы районы беренче урында тора. 110 гаиләдә 198 бала тәрбияләнә. Алар төрле милләт балалары.

- Ә менә шул балалар татар мохитенә, теленә өйрәнәләрме?

- Укыйлар, өйрәнәләр. Әлбәттә аларның авыр гаиләләрдән чыкканлыкларын онытырга ярамый, алар оныттырырга да бирмиләр. Әле бит үз ата-анасында да дөрес тәрбиягә бирелмәгәннәр җитәрлек. Тәрбия эше – бик читен эш. Шулай да, һәр бала гаилә җылысын тоярга тиеш дигән фикердә мин үзем.

- Өметсез шайтан диләр. Хәзерге кыен тормышта нинде өметләр белән яшисез?

- Авыллардагы буш өйләргә шәһәргә киткәннәр кире кайтырлар дигән уй белән яшим. Шәһәрдә эш тә, фатир да, югары эш хакы да юк. Авылда кеше үлми.
XS
SM
MD
LG