Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар испанга тиңме?


Зияфәт Вәлиев хатлар укый
Зияфәт Вәлиев хатлар укый

Чаллы мәхкәмәсендә шикаяте каралган испан ватандашы тәрҗемәче сорап гариза язган. Мәхкәмәдә татарча сөйли башлаган Зияфәт Вәлиевка да шундый гариза язарга кушканнар.

Татар телен дәүләт органнарында куллану өчен көрәш алып баручы аерым шәхесләр дә бар. Шуларның берсе Башкортстанда туып-үскән, 40 еллап Чаллыда яшәүче Зияфәт Вәлиев. Ул берничә ел инде үзенең социаль мәнфәгатьләрен яклау белән мәшгүль. Соңгы вакытта Чаллыда яңадан-яңа коммуналь түләүләр кертелә. Моның белән риза булмаган Зияфәт Вәлиев үз гомерендә беренче тапкыр мәхкәмәгә шикаять яза. Ул шикаять татар телендә була. Шуннан соң булган газаплар турында Зияфәт абый “Азатлык”ка болай диде:

“Татарстан конституциясе биргән хокуклардан файдаланып гаризаны татарча яздым. Ялгышканмын. Ике ай буена мәхкәмәдән мәхкәмәгә, казыйдан-казыйга йөрттеләр. Ләкин бер җирдә дә гаризамны алмадылар, урысча язырга куштылар. Казый Р.Маратканова мәсәлән, үзенең татарча белмәвен сәбәп итеп, гаризаны урысчага тәрҗемә итеп һәм нотариус тарафыннан раслатып алып килүне таләп итте. Дәүләт телен белмәгән кеше ничек дәүләт органында эшләргә мөмкин!? Ни өчен моңа юл куела!?

Ике ай буена гаризамны мәхкәмәгә тапшыра алмагач, аны урысча язырга мәҗбүр булдым. Ләкин, бу минем туган телемнең, туган халкымның, туган республика һәм аның конституциясенең һәм кануннарының мыскыл ителүенең башы гына булган икән. Миңа татарча язу гына түгел, татарча сөйләшергә дә ярамый икән. Казый Н.Муксина мәхкәмәдә мин татарча сөйли башлагач, мине туктатты һәм урысча сөйләвемне таләп итте.

Мин үземнең татарча сөйләргә хокукым барлыгын, бездә татар һәм урыс телләренең бер дәрәҗәдә, дәүләт телләре икәнен искә төшердем. Ә ул: “Нигә алай булгач, мәхкәмә исеменә тәрҗемәче сорап гариза язмадыгыз. Менә бит кешеләр яза”, дип бер испан кешесенең мәхкәмәгә тәрҗемәче сорап язган гаризасын укып күрсәтте. Ул мине - Русия һәм Татарстан ватандашын, шушы илдә әллә ни хокукы булмаган чит ил кешесе белән тиң куеп, үзенең наданлыгын ачып салды. Тәрҗемәче миңа түгел, аларга кирәк иде бит, нишләп мин гариза язарга тиеш”, диде Зияфәт Вәлиев.

Шушы хакта ул Чаллы мәхкәмәсе рәисе Радик Хәмитовка җиткерә. Аннан соң Татарстан юстиция министры М.Кормановка, Татарстан казыйларының квалификация коллегиясе җитәкчесе Р.Абдуллинга мөрәҗәгать итә. Аларга татарча хат яза. Юстиция министрлыгы мәсьәләне хәл итү өчен әлеге хатны кабат Чаллыга, мәхкәмә рәисе Р.Хәмитовка юллый. Бу күреншне Зияфәт Вәлиев “сихерле түгәрәк”, эт-эткә, эт койрыкка, дип бәяли.

Вәлиев мәхкәмәдә электр энергиясе өчен артык түләнгән акчаларын кире кайтара алмый. Хокук органнарына дәүләт теле булган татар телен кертү турында әйтеп тә торасы юк. Хәер,Татарстанда хокук органнарына татар телен кулланышка кертү мөмкин дә түгел шикелле. Моңа Татарстан юстиция министрлыгының Зияфәт Вәлиевка язган җавап хатындагы сүзләр дәлил булып тормый микән?

Министр урынбасары Ә.Сираҗетдинов җавабы:


Хат татарча язылган. Ләкин хокук органнарында татар телен куллану турында бер генә сүз дә юк.
XS
SM
MD
LG