Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча җыючы мәктәпләр прокурорга хәбәр ителгән



Казан хокук яклаучылары 30 мәктәп һәм гимназиянең, шулай ук 8 балалар бакчасының финанс эшләрен тикшерүне сорап Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте.

20 апрельдә Казан хокук яклау үзәге ата аналардан акча таләп итүче мәткәп һәм бакчалар турында телефон аша хәбәр итүне сораган иде.

Бер ай эчендә бу оешмага 52 кеше мөрәҗәгать иткән.

Ата-аналарның күпчелеге, балаларыннан үч алудан куркып исемнәрен әйтергә теләмәгән.

Хокук яклаучылар, канун нигезендә мәктәпкә кадәрге тәрбия һәм гомуми урта белем бушлай булырга тиеш дип бакчаларда һәм мәктәпләрдә төрле максатлар өчен акча җыюга каршы чыга.
XS
SM
MD
LG