Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү хакимиятне җиңде


Мәхкәмә чиркәү файдасына карар чыгарды. Сүз Уфадагы Спасс чиркәве хакында бара.

Ул Наполеонны җиңү хөрмәтенә Русиядә төзелгән өч тарихи чиркәүнең берсе. Спасс чиркәве Русиянең архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән һәм ул дәүләт тарафыннан саклана. Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын билгеләү алдыннан аны төзекләндерә башлаган иделәр. Аңа 2,5 миллион сум акча сарыф ителгән.

Ул акчаның бер өлешенең эшләрне арттырып күрсәтеп төзелеш фирмасы кесәсенә “шууы” билгеле булды. Ул гына да түгел, чиркәү юлга чыга дип аның бер өлешен сүтеп тә ташлаган иделәр. Ниһаять, әлеге эш мәхкәмәдә каралып, Уфа хакимиятенең чиркәүнең юлга чыккан өлешен сүтәргә дигән карарын гамәлдән чыгарды һәм төзелеш ширкатеннән максатсыз очкан 469 мең сум акчаны кайтартуга иреште.
XS
SM
MD
LG