Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Көньяк Осетия сайлауларын танымый


Европа Берлеге Көньяк Осетиядәге парламент сайлауларын канунсыз дип атады. Европа Берлегендә рәислек итүче Чехия исеменнән таратылган мөрәҗәгатьтә, Берлек бу сайлауларны танымый, дип әйтелә.

Шул ук вакытта Русия, БДБ, Польша, Германия һәм Италиядән килгән халыкара күзәтүчеләр бу сайлауларны “ирекле һәм гадел” дип атады.

Якшәмбе көнне үткән парламент сайлауларында “Единство” дигән фирка җиңгән. Оппозициядәге сәяси фирка 7% киртәне үтә алмаган.
XS
SM
MD
LG