Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада III традицион диннәр корылтае башланып китте


Астанада дөньяның традицион диннәр җитәкчеләренең III корылтае башланып китте. Анда ислам, христиан, яһүд дине, буддизм руханилары катнаша.

Корылтайның көн тәртибенә әхлаки һәм дини кыйммәтләр, аралашу һәм хезмәттәшлек, кризис чорында теләктәшлек кебек мәсьәләр кертелгән.

Чарада Израил президенты Шимон Перес та катнаша. Ул корылтайда чыгыш ясаганда, Иран вәкилләре залдан чыгып китте, дип хәбәр ителә.

Сишәмбе көнне Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Израил башлыгы Шимон Перес сөйләшүләр үткәрде, яклар илләр арасындагы товар әйләнешен арттырырга килеште.
XS
SM
MD
LG